Россиянең төзелеш Министрлыгы тарафыннан төзелештә бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылачак смета нормативларының федераль реестрын формалаштыру һәм алып бару Тәртибе расланган.
Әлеге Тәртип капиталь төзелеш объектларының, шул исәптән күпфатирлы йортларның төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт смета бәясен билгеләү өчен кулланыла торган смета нормативларының федераль реестрын формалаштыру һәм алып бару кагыйдәләрен билгели.
Реестр төзелешнең смета бясен билгеләү өчен кирәкле булган белешмәләр һәм мәгълүматлар кертү белән формалаштырыла, шул исәптән аңа түбәндәге белешмәләр кертелә:
Смета нормативлары турында белешмәләр һәм мәгълүматлар белән танышу һәм мондый белешмәләрне һәм мәгълүматларны куллану түләүсез башкарыла.
Реестрның яңартылган версиясе Россия төзелеш Министрлыгы сайтында һәм төзелештә бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырыла.