Бүген, 2018 елның 18 маенда, «Төзелештә экспертиза реформасының гамәлгә ашырылуы: яңа кагыйдәләр» темасына семинар узды. Чара Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасында беренче тапкыр «РосКапСтрой» ФАУ катнашында узды.
Семинарның оештыручылары булып «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе, «РосКапСтрой» Федераль автоном учреждениесе чыгыш ясадылар.
Семинарның спикерлары булып «РосКапСтрой» ФАУ, экспертиза һәм аудит буенча «Проектчыларның һәм эзләнүчеләрнең Милли берләшмәсе» Комитеты, Төзелештә эксперт оешмаларының Берләшмәсе, Россия төзүчеләр Берлегенең дәүлүтнеке булмаган экспертизасы буенча Комитеты, Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе, «ПроектСтройСтандарт» Берләшмәсе һәм «ВОЛГА-КАМА» Үзен-үзе җайга сала торган оешма Берлеге белгечләре чыкты.