Татарстанда яңа автомобиль юллар барлыкка киләчәк

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Казан, Югары Ослан, Минзәлә, Тәтеш һәм Ютазы муниципаль районнарында яңа автомобиль юллар төзеләчәк һәм гамәлдәгеләренең реконструкциясе булачак. «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең экспертлары тарафыннан юллар төзү инфраструктурасы объектларының проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрү һәм смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге объектларга уңай бәяләмәле карарлар бирелде:

  • «ТР Ютазы муниципаль районы Уруссу торак пункты адресы буенча автомобиль урау юлын төзү» объектының проект документлар һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре;
  • «ТР Ютазы муниципаль районы Уруссу торак пункты адресы буенча автомобиль урау юлын төзү» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Югары Ослан муниципаль районы Иннополис шәһәре адресы буенча 5-6 торак кварталларның квартал эчендәге йөрү юлларын төзү» объектының проект документлар һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре;
  • «ТР Югары Ослан муниципаль районы Иннополис шәһәре адресы буенча 5-6 торак кварталларның квартал эчендәге йөрү юлларын төзү» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Тәтеш муниципаль районы адресы буенча Кызыл Тархан авылына таба автомобиль юлын төзү» объектының проект документлары;
  • «ТР Тәтеш муниципаль районы адресы буенча Кызыл Тархан авылына таба автомобиль юлын төзү» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «Салават Күпере» торак районында кварталлар арасындагы юлларны төзү» объектының проект документлары;
  • «Салават Күпере» торак районында кварталлар арасындагы юлларны төзү» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Минзәлә муниципаль районы адресы буенча «М-7 «Идел – Яңа Мәлкән – Дусай –  Кичү» автомобиль юлын төзү» объектының проект документлары;
  • «Казан шәһәренең Солдатская урамыннан Сибгат Хәким урамына кадәр Бондаренко урамын төзү» объектының проект документлар һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре;
  • «Казан шәһәренең Солдатская урамыннан Сибгат Хәким урамына кадәр Бондаренко урамын төзү» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International