«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе 30 социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларның экспертизасын үткәрде

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Әтнә, Югары Ослан, Чүпрәле, Лаеш, Түбән Кама, Чирмешән, Ютазы – Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларның проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белгечләре тарафыннан экспертиза, шулай ук смета бәясенең дөрес итеп билгеләнүенә тикшерү үткәрелде. 2018 елның апрель аенда тикшерү нәтиҗәләре буенча, түбәндәге объектларга уңай бәяләмәле карарлар бирелде:

Балалар бакчалары

  • «Казан шәһәренең Совет районы Мамадыш тракты урамы буенча «Весна» торак комплексында 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасы» объектының проект документлар һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре;
  • «ТР Лаеш муниципаль районы Урта Девятово авылы, Сергеева урамы, 8 адресы буенча урнашкан «Пчелка» Урта Девятово балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Әтнә муниципаль районы Кшклово авылы, Татарстан урамы, 5 адресы буенча урнашкан «Кшклово балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Чүпрәле муниципаль районы Городище авылы, Ленин урамы, 3 адресы буенча урнашкан «Городище балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Әтнә муниципаль районы Түбән Шаши авылы адресы буенча урнашкан «Кунгер балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бинасын төзү» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Югары Ослан муниципаль районы Яр Моркваши авылы адресы буенча 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасын төзү» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;

Мәктәпләр

  • «ТР Казан шәһәре, М. Горький урамы, 16/7 адресы буенча урнашкан «Гимназия №3» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең өстәмә бина төзелешен тәмамлау» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Чирмешән муниципаль районы Сосновка торак пункты адресы буенча 15 урынга исәпләнгән башлангыч мәктәпне төзү» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;

Лагерь, ял итү базасы

  • «ТР Лаеш муниципаль районы адресы буенча урнашкан «Липки» балаларны сәламәтләндерү-белем бирү лагере муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең йоклый торган корпусы» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «Лебяжье» ял итү базасы территориясендә урнашкан кунак йорты» объектының проект документлары;
  • «Орленок» ял итү базасын реконструкцияләү» объектының смета документларына экспертиза (тикшерү);
  • «Орленок» ял итү базасын реконструкцияләү» объектының проект документлар һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре;

Парклар һәм скверлар

  • «ТР Түбән Кама муниципаль районы (Түбән Кама шәһәре, Мәктәп бульвары) адресында урнашкан 2017 елда Мәктәп бульвары җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча чараларны гамәлгә ашыру» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Казан шәһәре, Пушкин урамы адресы буенча урнашкан «Ленин бакчасы» скверы» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;

Спорт объектлары

  • «ТР Казан шәһәре, Ершов урамы, 7 адресы буенча урнашкан «Трудовые резервы» стадионында күнекмәләр уздыру мәйданчыгын реконструкцияләү» объектының проект документлары;
  • «Факел» балалар савыктыру лагеренда спорт залын төзү» объектының проект документлар һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре;
  • «Подросток» яшүсмер-яшьләр клублары үзәге» Яр Чаллы шәһәре муниципаль автономияле учреждениесенең «Вега» яшүсмерләр клубы» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «Подросток» яшүсмер-яшьләр клублары үзәге» Яр Чаллы шәһәре муниципаль автономияле учреждениесенең «Зарница» яшүсмерләр клубы» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Түбән Кама муниципаль районында урнашкан «Яшүсмер-яшьләр клублары үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенең «Дружба» яшүсмерләр клубы» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Түбән Кама муниципаль районында урнашкан «Яшүсмер-яшьләр клублары үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенең «Чародейка» яшүсмерләр клубы» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;

Административ биналар

  • «Казан шәһәре, Островский урамы адресы буенча урнашкан URBAN офис үзәге» объектының проект документлары;
  • «ТР Казан шәһәре, Җиңү проспекты урамы, 48а адресы буенча урнашкан «Чулпан» кинотеатрын реконструкцияләү» объектының проект документлар һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре;
  • «Авиатор» кунакханәсе объектларының капиталь ремонты» объектының смета документларына экспертиза (тикшерү);
  • «ТР Казан шәһәре, Петербург урамы, 28, 2-нче кат адресы буенча урнашкан бизнес өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «Казан шәһәренең Габдулла Тукай урамы, 38 адресы буенча урнашкан комплекс территориясендә административ бинаны төзү» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «Казан шәһәренең Габдулла Тукай урамы, 38 адресы буенча урнашкан комплекс территориясендә тәһарәт алу бинасын төзү» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Яр Чаллы шәһәре, Мәскәү проспекты, 75 (9/19) адресы буенча җиһаз, мебель, инвентарь сатып алулы «Шәхси состав буенча документлар архивы» муниципаль бюджет учреждениесен урнаштыру өчен бинаның капиталь ремонты» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Константиновка торак массивында урнашкан «Китапханәсе булган күпфункцияле үзәк» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Ютазы муниципаль районы, Урал бистәсе адресы буенча урнашкан «Фельдшер-акушерлык пункты булган күпфункцияле үзәк» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «50 урынга исәпләнгән күпфункцияле үзәкне төзү» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Казан шәһәре, Островский урамы, 53 адресы буенча урнашкан «1913 елның А.С. Меркулов –  С.С. Гобәйдуллин исемендәге табышлы йорт» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International