2018 елның апрель ае нәтиҗәләре буенча, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белгечләре тарафыннан 316 күпфатирлы йортның капиталь ремонты буенча смета бәясенең дөреслегенә тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасының түбәндәге муниципаль берәмлекләрендә урнашкан объектларга уңай бәяләмәле карарлар бирелде: Казан, Яр Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Апас, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Чистай, Ютазы.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма