Мәҗит Хаҗип улы Салихов Бөек Җиңү Көне белән котлый!

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Хөрмәтле ветераннар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, cугыш елы балалары, Татарстан Республикасында яшәүчеләр, Сезне «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Бөек Җиңү Көне – 9 май – иң тантаналы, иң якын, иң кадерле һәм, шул ук вакытта, безгә аяз күк йөзе, ирекле тормыш бүләк иткән һәр кешене искә ала торган иң моңсу бәйрәм ул.

Бөек Җиңү безгә бик зур югалтулар аша килде. Татарстаннан гына сугышка җитмеш меңнән артык кеше китте һәм аларның яртысы туган якларына кире әйләнеп кайтмады.

Татарстан халкы һәрвакыт батырлыгы белән аерылып торды. Сугыш елларында да якташларыбыз үзләрен кыю һәм куркусыз сугышчылар итеп күрсәттеләр. Югары дәрәҗәләр алган совет сугышчылары арасында төрле милләт вәкилләре бар һәм сан буенча, руслар, украиннар, белорусслардан кала, татарлар дүртенче урында. Кулларына корал тотып сугышучылар белән беррәттән, завод-фабрика, колхоз-совхозларда тир түгеп эшләүчеләр, конструкторлар, төзүчеләр, нефтьчеләр, фән хезмәткәрләре, сәнгать әһелләре дә дошманны җиңү өчен бердәм фронт хасил итеп, Ватаныбызны саклауда катнаштылар.

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Үзебезнең матур һәм рәхәт тормышыбыз өчен без Сезгә рәхмәтле. Сез безнең тормышыбызның маягы, ныклык, түземлелек, кыюлык символы, күпмилләтле бөек илнең көчле рухы!

Сугышчан һәм тыныч вакыттагы хезмәтегез, актив тормыш рәвешегез өчен Cезнең алдыгызда түбәнчелек белән баш иябез, ветераннар. Без беркайчан да Cезнең батырлыгызны онытмабыз. Сугыш ачысы һәм аның хатирәләре – безнең йөрәкләребездә, нәсел тарихларыбызда. Сугыш турындагы фильмнар, изге гамәлләр, «Үлемсез полк», «Георгий лентасы» кебек игелекле акцияләр аша бу истәлекләр күңелләребездә мәңге яшәр һәм буыннан-буынга күчә барыр.

Сезгә чын күңелемнән озын гомер, чиста аяз күк йөзе, һәрбер көндә бәхет һәм иминлек телим! Бәйрәм белән! Бөек Җиңү Көне котлы булсын!

Хөрмәт белән, Мәҗит Хаҗип улы Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International