2018 елның 3 маенда «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе астындагы «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы белән берлектә «Казан» Халыкара аэропорт» акционерлык җәмгыятьнең тикшерү эшләре хезмәткәрләре өчен «Инвалидлар өчен уңайлы яшәү мохитен булдыру» программасы буенча укыту уздырды.
Программаның модераторы булып Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының киңәшчесе, Россия Федерациясенең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә 2011-2020 елларга Россия Федерациясенең «Уңайлы мохит» дәүләт программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча координацион совет әгъзасы – Ирина Просвирякова чыкты.
Укыту программасында түбәндәге темалар җентекләп аңлатылды:
2018 елның 23-25 майларында Татарстан Республикасының эш тәҗрибәсен гомумиләштерүче «Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында һәм төрле төркем инвалидлары өчен яраклаштырылган социаль билгеләнештәге, сәламәтлекне саклау, мәдәният, мәгариф, халыкны эш һәм хезмәт белән тәэмин итү объектларын карап үтеп, «Инвалидлар өчен уңайлы яшәү мохитен булдыру» темасына квалификацияне арттыру курсларын үткәрү планлаштырылган.
Укыту азагында семинарның һәрбер катнашучысы билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне арттыру турында таныклык алачак.
Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, 272-65-60, 8-960-043-43-44, www.proff-standart.ru
Семинарда катнашу заявкалары info@proff-standart.ru электрон почтасына кабул ителә.