2018 елның апрель аенда кабат кулланыла торган проектларның реестрына 60 яңа объект кертелде

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның апрель аенда икътисади яктан нәтиҗәле булган кабат кулланыла торган проект документларының ресстрына капиталь төзелешнең 60 яңа объекты кертелде. Апрель азагына барлыгы реестрда 249 проект исәпләнә.

Исегезгә төшерәбез, проект документларын икътисади яктан нәтиҗәле кабат кулланыла торган итеп тану өчен, ул Россия Хөкүмәте тарафыннан расланган критерийларга туры килергә тиеш:

  • каптөзелеш объектының төзелеш смета бәясе РФ төзелеш Министрлыгы тарафыннан расланган, эреләндерелгән төзелеш бәясе нормативларын (ТБН) кулланып билгеләнгән төзелешнең фаразланган (чик) бәясеннән артмаска тиеш;
  • ТБН булмаган очракта – билгеләнү буенча проект егәрлегенә, объект төзелеше планлаштырылган территориядә табигый һәм башка шартларга охшаш булган объектларның смета бәясеннән;
  • объект «C» классыннан түбәнрәк түгел энергетика нәтиҗәлелеге классында булырга тиеш.

Белешмә:

Мәгълүматлар буенча бүгенге көндә Татарстан Республикасы буенча икътисади яктан нәтиҗәле булган кабат кулланыла торган проект документларының ресстрына 18 халык мәгарифе объекты, 2 спорт билгенешендәге объект, 3 мәдәният объекты, 1 административ бина кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International