«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе мөрәҗәгать итүчеләр өчен «Төзелеш, тергезү, капиталь төзелеш объектларын капиталь ремонтлау буенча проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын һәм смета бәясенең дөрес итеп билгеләнүенә тикшерү үткәрү өчен бирел торган электрон документларлар форматына таләпләр раслануы турында» 2017 елның 12 маенда чыккан 783/пр номерлы Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының боерыгы нигезендә проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын үткәрү өчен, шулай ук төзелешнең смета бәясен дөрес итеп билгеләнүенә тикшерү үткәрү өчен бирелә торган электрон документлар форматына карата таләпләрне аңлату буенча махсус семинарлар оештыра.
Укыту 30 кешегә кадәр тәшкил иткән эшче төркемнәрдә үткәрелә. Бер оешмадан укыту өчен исәпләнгән кеше саны чикләнмәгән.
Укыту атна саен җомга көннәрендә сәгать көндезге 10нан алып 12гә кадәр үткәрелә: 2018нче ел – 5, 19 октябрь; 2, 16, 30 ноябрь; 14, 21 декабрь.
Укуда катнашу түләүсез. Семинар буенча заявканы +7 (843) 253-75-49 телефон номеры яки info@proff-standart.ru электрон почтасы буенча җибәреп була.
Укытуны үткәрү урыны: «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге, Казан шәһәре, Шуртыгина урамы, 22нче йорт.