«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе – проект алды материалларының яки проект карарларының һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренең техник регламентлар таләпләренә туры килү-килмәвен бәяләү буенча консультация хезмәтләре күрсәтә торган, Идел буе Федераль округта урнашкан иң зур эксперт үзәкләренең берсе.
Безнең учреждениегә мөрәҗәгать итеп, Сез зур эш тәҗрибәсе булган югары квалификацияле аттестацияләнгән белгечләрдән – инженер-конструкторлардан, архитекторлардан, экологлардан, санитар табиблардан, янгыннан саклау буенча белгечләрдән һ.б., түбәндәге әйберләр буенча консультация алачаксыз:
Әле экспертиза алды стадиясендә, сез проект алды карарларының шәһәр төзелеше нормаларына, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм санитар-эпидемиологик һәм янгыннан саклау, территорияне планлаштыру проектын (ТПП) һәм (яки) территорияне межлау проектын (ТМП) нигезләү буенча таләпләренә карата туры килү-килмәүгә бәяләү алачаксыз, бу проект документларын әзерләгән вакытта гадәттәге хаталарның зур өлешен бетерергә мөмкинлек бирәчәк.
Консультация хезмәтләренең бәясе консультациянең карарын алу буенча шартнамә срокларын исәпкә алып, һәр конкрет очракта индивидуаль рәвештә исәпләнә.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белгечләре тарафыннан экспертизаны үткәргәндә теләсә нинди этапта консультация һәм ярдәм күрсәтелә. Өстәмә мәгълүматны + 7 (843) 520-70-50 (458); + 7 (917) 875-07-54 телефоннары аша яки Yuriy.Rydvanskiy@tatar.ru электрон почтасы буенча алырга була.