РФ төзелеш Министрлыгы тарафыннан regulation.gov.ru сайтында төзелеш продукциясенең бәясен билгеләү буенча яңа методика белән боерыкның проекты басылып чыкты.
Методика капиталь төзелеш объектларына инвестицияләр планлаштырган һәм проект документларны әзерләгән вакытта капиталь төзелеш объектларының төзелеш, реконструкция, капиталь ремонты буенча смета бәясен формалаштырганда бердәм тәртипне билгели.
Методиканы гамәлгә кертү, боерыкны рәсми рәвештә бастырып чыгарганнан соң, 100 көн үткәч башланачак. Документ нигезендә, Методика түбәндәге эйберләрнең смета бәясен билгеләү өчен мәҗбүри характер йөртә:
Башка очракларда Методиканың нигезләмәре тәкъдим итү характерын йөртә һәм әгәр дә бу федераль закон яки килешү ярдәмендә билгеләнгән булса, кулланышка керә.
Документ буенча фикер алышу 18 майга кадәр дәвам итәчәк.