Төзелеш объектларына энергетика нәтиҗәлелеге таләпләре куелган

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Россиянең төзелеш Министрлыгы тарафыннан барлык төр биналар һәм корылмалар өчен энергетика нәтиҗәлелеге таләпләре билгеләнгән.

Кулланучыларны энергетик ресурслар һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү максаты белән, таләпләр проектлашучы, реконструкцияләшүче, капиталь ремонт уза торган һәм  файдалануда булган ягыла торган, җылылык белән файдалана торган җайланмалар, электр приемниклары, су җыя торган җайланмалар яки табигый газны куллану өчен җайланмалар белән җиһазландырылган биналарга  һәм корылмаларга билгеләнә.

Энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренең башкарылуы барлык төр биналарны һәм корылмаларны җылытуга һәм җилләтүгә энергетика ресурсларының чагыштырма еллык чыгымы үтәлеше, шулай ук гомуми йорт ихтыяҗларына электр энергиясенең һәм кайнар су белән тәэмин итүгә җылылык энергиясенең чыгымы белән тәэмин ителә.

Аз катлы торак бер квартиралы биналарны җылытуга һәм җилләтүгә җылылык энергиясе чыгымының чагыштырма характеристикасына яки җылытуга һәм җилләтүгә җылылык энергиясе чыгымының чагыштырма характеристикасына карата җылытуга һәм җилләтүгә җылылык энергиясе чыгымының чагыштырма характеристикасы төзелә торган биналар һәм корылмалар өчен 2018 елның 1 июленнэн – 20 процентка, 2023 елның 1 гыйнварыннан – 40 процентка, 2028 елның 1 гыйнварыннан – 50 процентка кадәр этаплап кими.

Энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренең, шулай ук 2023 һәм 2028 еллардан гамәлгә кертелүче өстәмә техник таләпләрнең үтәлешен характерлаучы,  күрсәткечләргә ирешүне тәэмин итүче, мәҗбүри булган техник таләпләр исәпкә алынган.

«Биналарның һәм корылмаларның энергетика нәтиҗәлелеге Таләпләре раслануы турында» 2017 елның 17 ноябрендә чыккан 1550/пр номерлы РФ төзелеш Министрлыгы боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International