Росиия Федерациясенең мәдәният Министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен) саклау буенча эшчәнлекне лицензияләү» дәүләт хезмәтен күрсәтүне бирү буенча Административ регламентка үзгәрешләр кертелде.
Яңа таләпләр нигезендә лицензия алган вакытта кирәкле булган документлар исемлегенә үзгәрешләр кертелә.
Юридик затлар тарафыннан мөрәҗәгать итүченең штатында кимендә җитәкчеләр вазыйфаларын били торган, лицензияләү эшчәнлеген гамәлгә ашыруда җаваплы булган өч хезмәткәр бар дигән документлар күчермәләре яки документлардан расланган өземтәләр бирелгән булырга тиеш дип билгеләнгән. Лицензияләү эшчәнлеген гамәлгә ашыруда җаваплы булган затлар соңгы ун еллык мәдәни мирас объектларын саклау буенча өлкәсендә кимендә өч еллык эш стажына ия булырга тиеш.