2018 елның I кварталына төзелеш смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары расланган

2018 елның 6 апреле, җомга

2018 елның I кварталында төзелеш смета бәясе фаразланган үзгәреш индексларының тәкъдим ителгән күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж һәм пусконаладочный эшләр смета бәясе фаразланган үзгәреш индексларының күләме, шулай ук проект һәм эзләнү эшләре смета бәясе фаразланган үзгәреш индексларының күләме, башка эшләр, чыгымнар смета бәясенең һәм җиһазлар смета бәясенең үзгәреш индекслары билгеләнгән.

Әлеге фаразланган индекслар Россиянең икътисадый үсеш Министрлыгы тарафыннан билгеләнгән фаразланган инфляция күрсәткечен исәпкә алып, «Дәүләт экспертизасының баш идарәсе» федераль автоном учреждениесенең, төзелештә бәя кую буенча төбәк органнарның, 2012 елның 27 ноябренда чыккан 2536-ИП/12/ГС номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь комплексы буенча дәүләт комитетының хатындагы мәгълүматларын кулланып төзелеш смета бәясенең үзгәреш индексларын эшләү буенча 2017 елның 9 февраленда чыккан 84/пр номерлы Россиянең төзелеш министрлыгы боерыгы белән расланган, Методик рекомендацияләр нигезләмәләре нигезендә 2001 елның смета-норматив базасына карата эшләнгән.

2018 елның 4 апреленда чыккан 13606-ХМ номерлы Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы хаты

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International