«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе профстандартлар буенча имтиханнар үткәрә башлый

2018 елның 17 августы, җомга

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча төзелештә квалификацияне бәяләү үзәге «Казан төзелеш колледжы» дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесенең экзаменацион үзәге белән берлектә түбәндәге һөнәрләр буенча законга бәйсез булган квалификация бәяләүне үткәрә:

- 350 номерлы «Таш алучы» квалификациясе буенча: таш алучы (3,4 дәрәҗәдәге квалификация);

- 418 номерлы «Штукатур» квалификацияләре буенча: биналарның һәм корылмаларның  эчке һәм тышкы якларын эшкәртү буенча штукатур (3,4 дәрәҗәдәге квалификация), сыекча идәннәр урнаштыру буенча штукатур (3, 4 дәрәҗәдәге квалификация), фасад җылылык үткәрми торган композицион системаларын урнаштыру буенча штукатур (3, 4 дәрәҗәдәге квалификация).

Законга бәйсез булган квалификация бәяләүне хезмәткәр мөстәкыйль рәвештә үтә ала (хезмәткәр хисабына), яки эш бирүченең юнәлеше буенча (эш бирүче хисабына).

Законга бәйсез булган квалификацияне бәяләү нәрсә бирә

Хезмәткәргә:

  • эш бирүче һәм дәүләт тарафыннан танылган квалификация дәрәҗәсе турында рәсми документны алу;
  • үз эшендә профессионал статусын ныгыту;
  • хезмәт базарында конкурентлык сәләтен арттыру;
  • эшкә урнашканда өстенлек булу;
  • карьера үсешенең мөмкинлеге, шулай ук хезмәт хакын арттыру;
  • салымнар тотылып калуын алу.

Оешмага:

  • хезмәткәрләр турында мәгълүматлар квалификацияле белгечләр гомумроссия реестрына кертелгән булачак, анда заказ бирүче белгечләрнең квалификациясен тикшерә һәм аларның профессиональ дәрәҗәсендә үзе инана алачак;
  • вакантлы урыннарга претендентларны эзләү, сайлап алу һәм бәяләү буенча вакыт экономиясе;
  • хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү;
  • югары квалификацияле белгечләрнең булуы – төрле конкурсларда һәм сатуларда катнашу өчен өстенлек булып тора;
  • заказлар алган вакытта өстенлек;
  • контроль органнары алдында оешманың югары репутациясе.

Законга бәйсез булган квалификация бәяләүне үтәр алдыннан хезмәткәргә 350 номерлы «Таш алучы» һәм 418 номерлы «Штукатур» һөнәри стандартлар таләпләре белән танышырга кирәк, алар нигезендә хезмәткәр үзе нинди квалификация дәрәҗәсе буенча профессиональ имтиханны тапшыра алуын бәяли.

Законга бәйсез булган квалификация бәяләүне ничек утүргә һәм квалификация турында таныклыкны ничек алырга

  1. Законга бәйсез булган квалификацияне бәяләү турында мәгълүмат алу өчен «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенә Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 125, 309нчы кабинет адресы буенча, + 7 (843) 520-70-50 (өстәмә 481) телефоны яки expertiza-rt@tatar.ru электрон почтасы аша шәхсән мөрәҗәгать итәргә. Безнең белгеч Сезгә консультация бирәчәк, законга бәйсез булган квалификация бәяләүне үткәрү өчен гариза тутырырга ярдәм итәчәк.
  2. Тутырылган гаризаны expertiza-rt@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә, яки кәгазь күчермәсендә 420054, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 125, 309нчы кабинет адресы буенча тапшырырга.
  3. «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белгече законга бәйсез булган квалификация бәяләүне үткәрү өчен килешүне тутырачак һәм җибәрәчәк, һәм түләү өчен хисап чыгарачак.
  4. Түләгәннән соң гариза бирүчегә һөнәри имтиханның датасы, үткәрү урыны һәм вакыты хәбәр ителә.
  5. Гариза бирүче хезмәткәр 420075, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Липатов урамы, 25 адресы буенча «Казан төзелеш колледжы» дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесендә профессиональ имтиханны бирә. Имтиханда теоретик өлеш сорауларына җавап бирергә һәм практик өлеш биремнәрен үтәргә кирәк.
  6. Имтиханны уңышлы үткән очракта, һөнәри имтиханны тәмамлаганнан соң 30 календарь көн эчендә гомумроссия реестрына мәгълүматлар кертелгән квалификацияне арттыру турында таныклык бирелә.
  7. Имтиханны тапшырганда канәгатьләндермәслек бәяләү алган очракта, үз эченә хезмәткәр өчен тәкъдимнәр керткән һөнәри имтиханны узу турында карар бирелә (!). Тәкъдимнәрне үтәгәннән соң,  хезмәткәр законга бәйсез булган квалификация бәяләүне үткәрүгә яңадан гариза бирә ала.

(!) Әгәр хезмәткәр имтиханны тапшырмаган булса, эш бирүче аны хезмәтеннән азат итүгә хокуклы түгел, әмма аңа өстәмә укыту оештырырга мөмкин.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча Сез + 7 (843) 520-70-50 (өстәмә 481) телефоны, Larisa.Fedorova@tatar.ru e-mail буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International