«Татарстан Республикасында су объектларын тиешле хәлгә китерү һәм төзекләндерү буенча мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе тарафыннан буаларның гидротехник корылмасының, үзәнне тәртипкә салу буенча чараларның, җир чистартуның һәм төп батынкылыгының капиталь ремонтының реконструкциясе буенча проектларны килештерү эше башкарылды», – дип хәбәр итә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Салихов.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең экспертлары тарафыннан ТР Актаныш, Арча, Алабуга, Зәй, Кукмара, Лаеш, Мамадыш һәм Чирмешән муниципаль районнары су объектларының проект һәм смета документларына тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча проект документларының техник регламент таләпләренә туры килүе һәм объектларның смета бәясен дөрес итеп билгеләнүе турында түбәндәге объектларга уңай бәяләмәле карарлар бирелде:
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма