«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Салихов хәбәр иткәнчә, Әтнә, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Теләче һәм Ютазы районнарында яңа автомобиль юллар төзеләчәк һәм гамәлдәгеләренең реконструкциясе булачак. «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең экспертлары тарафыннан автомобиль юллар төзелеше инфраструктурасы объектларының проект документларына экспертиза һәм смета бәясен дөрес итеп билгеләнүенә тикшерү үткәрү буенча нәтиҗәләренә уңай бәяләмәле карарлар бирелде.