Бердәм методологик алым – иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча дөрес бәя

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Республикада инде өч 3 ел «Парклар һәм скверлар», «Су саклау зоналарын төзекләндерү», «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» ярдәмче программалары белән бергә «Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә иҗтимагый киңлекләрнең үсеше» Программасы гамәлгә ашырыла.

2017 елда Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерүгә 3 млрд 45 млн сум җибәрелгән һәм 45 муниципаль берәмлектә 68 объект тәртипкә кертелгән. 2018 елда ТР иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерүгә 2 млрд 655 млн сум бүленеп бирелгән.

Иҗтимагый киңлекләр республика һәм муниципаль хакимият органнары, бизнес, зур һөнәри берләшмә һәм иҗтимагый киңлекләрне үзләре кулланучылар, Республика халкы белән тыгыз хезмәттәшлектә булдырыла.

Төзелеш тармагы алдында мөһим бурыч тора – капитал салуларның нәтиҗәлелеген тәэмин итү.

«Татарстан Республикасының баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе дәүләт һәм техник заказ бирүчеләр функцияләрен башкара, проект документларын дөрес итеп төзүне тәэмин итә.

2017 елда «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе заказ бирүче заявкасы буенча 158 кече архитектура формаларының ясалыш бәясе һәм урнаштыруы буенча бәяләр анализы үткәрде, шул ук вакытта башлангыч бәядән төшү 35% кадәр тәшкил итте.

Россия Федерациясе бюджет системасының бюджет акчалары исәбен җәлеп итеп финансланучы объектларның бәясен билгеләү «Төзелеш ресурслары смета нормативларының һәм смета бәяләренең федераль реестры»на кертелгән смета нормативларын мәҗбүри кулланып билгеләнергә тиеш.

Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү объектларын булдыру буенча проектлар креатив һәм үзенчәлекле алымнар, шәхси конструкцияләр, чынлыкта сынлы сәнгать әсәрләре булган стандартсыз җиһазлар һәм арт-объектлар (декоратив архитектура-күләмле композицияләр, скульптура, аудиовизуаль, ут динамиклы, кинетик киңлек системалары һ. б.) кулланып эшләнгән.

Программаны уңышлы итеп гамәлгә ашыру өчен эшләрнең бәясен дөрес итеп билгеләргә кирәк. Татарстан Республикасы Президенты Ярдәмчесе Наталия Фишман үтенече буенча, бердәм таләпләр кертелгән бәяне билгеләү тәртибе эшләнгән.

Сметаны нормалаштыру һәм бәя кую буенча гамәлдәге федераль һәм территориаль документлар нигезендә, ББМ 81-35.2004 «Россия Федерациясе территориясендә төзелеш продукциясе бәясен билгеләү методикасы» нигезләмәләрен исәпкә алып эшләнгән тәртип, Россия Федерациясенең гамәлдәге төзелештә сметаны нормалаштыру һәм бәя кую дәүләт системасына туры килә һәм РФ Шәһәр төзелеше кодексына каршы килми.

Әлеге Тәртип киләсе төзелеш продукциясе бәясен билгеләү өчен кулланыла:

- аерым арт-объектлар һәм мохитне формалаштыру элементлары;

- стандартсыз җиһазлар;

- шәхси конструкцияләр һәм конкрет объект өчен эшләнелгән әйберләр;

- предприятиеләрдә конкрет объект өчен серияләп (яки махсус) җитештерелгән, урта смета бәяләре җыентыкларында булмаучы, сатып алына торган әзер әйберләр.

Татарстан Республикасында 2018-2022 елларга җыентыкларда булмаучы урта смета бәяләре һәм проект документлары составында (сметаларда) хисапка алынган, «Парклар һәм скверлар», «Су саклау зоналарын төзекләндерү» һәм «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программалары белән бергә тормышка ашырылачак «Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә иҗтимагый киңлек үсеше» программасы  кысаларында кулланыла торган аерым арт-объектларны һәм тирәлекне формалаштыру элементларны, шәхси әйберләрне һәм конструкцияләрне, стандартсыз җиһазларны, сатып алына торган материалларны һәм әйберләрне билгеләү тәртибе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International