Бүген «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесендә Татарстан Республикасының 2017 елда төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендәге программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, шулай ук 2018 елга максатлар һәм бурычлар буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары – Владимир Кудряшев һәм «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе – Мәҗит Салихов үткәрделәр.
Владимир Кудряшов, республика инде 10 елдан артык лидерлык позицияләрендә барганы турында хәбәр итеп, эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды. «Безнең Татарстанда барлык программалар да уңышлы итеп тормышка ашырыла. Узган елда төзелеш буенча эшләр күләме 356,4 млрд сум тәшкил итте. Татарстан Республикасы сәнәгый җитештерү, төзелеш һәм торакны файдалануга тапшыру буенча 5нче урында бара. Без, Россия Федерациясе гражданнары, теләктәшлегебез һәм бердәмлегебез, шулай ук дөрес үсеш стратегиясе ил үсешенең уңай тенденцияләрен алга таба ныгыту өчен кирәк икәнен беләбез», – дип хәбәр итте ул.
Мәҗит Салихов үзенең чыгышында заказ бирүчеләр тарафыннан документларны «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенә тапшыру өлешендә җайга салынган һәм оператив эш кирәклеге турында билгеләп үтте, шулай ук 2018 елга ТР Дәүләт экспертизасы алдында куелган барлык бурычларның тормышка ашырылачагы турында ышаныч белдерде һәм Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе җитәкчелегенә булышлык күрсәткән өчен рәхмәт белдерде. «Безнең илнең, республиканың тотрыклы киләчәге үзебездән, безнең бердәмлектән, безнең сайлаудан гына тора», – дип билгеләп үтте ул.
2018 елда 38 программа гамәлгә ашырылу өчен планлаштырылгын. 2017 ел белән чагыштырганда, программалар буенча үзгәрешләр:
1) авария хәлендәге торакны бетерү буенча программа (төгәлләнгән);
2) спорт корылмаларын төзү буенча программа (2017 елда расланган, лимитлар 2018 елда җиткереләчәк);
3) блоклы кибетләрне төзү программасы бүген ТР авыл хуҗалыгы Министрлыгына күчте, чөнки авыл кибетләре автолавкаларга алыштырылды.
1) яшьләр үзәкләрен ремонтлау;
2) ашлык амбарларын һәм ябык ындыр табакларын капиталь ремонтлау;
3) машина-трактор паркларын капиталь ремонтлау;
4) ТР район үзәкләрендә ташландык суларны агызу челтәрләрен төзү.
Киңәшмә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең, шул исәптән Яр Чаллы һәм Әлмәт зона бүлекләре эшчеләре белән узды.