2018 елның 2 мартында төзелеш проектлары буенча экспертизалар Берләшмәсенең (ТПЭБ) Гомуми җыелышы узды, кайда дәүләтнеке булмаган экспертиза өлкәсендә үзен-үзе җайга салуны кертү турында закон проектын камилләштерү буенча тәкъдимнәр каралды.
Чарада «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесенең урынбасары – Рөстәм Мифтахутдинов катнашты.
Хәзерге вакытта ТПЭБнә Россиянең барлык федераль төбәкләре арасыннан 63 эксперт оешмалары керә, шуларның 55 төбәкләрдәге дәүләт эксперт оешмаларын тәшкил итә, ә 8 – тик дәүләтнеке булмаган экспертиза ясаучы эксперт фирмалары.
Закон проектының кайбер нигезләмәләрен үзгәртү һәм ачыклау буенча ТПЭБнең тәкъдимнәре Дәүләт Думасының профильле комитетына, Россиянең Төзелеш министрлыгына юнәлтелде. ТПЭБ экспертларның милли берләшмәсен булдырырга, экспертларны аттестацияләү срокларын һәм тәртибен үзгәртергә, шулай ук дәүләт экспертизасы ярдәмендә барлыкка килгән юридик затларга булачак Үзен-үзе җайга сала торган оешма әгъзалары булырга мөмкинлек бирергә тәкъдим итте.
Киңәшмә кысаларында төбәк экспертиза вәкилләре тарафыннан закон проекты буенча тәкъдимнәр сөйләп бирелде.