Мәҗит Салихов Балтач районы авыл хуҗалыгы объектлары төзүчеләренең казанышларын бүләкләр белән билгеләп үтте

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

7 мартта Балтач штп агросәнәгать комплексы алдынгыларын хөрмәтләү уңаеннан тантаналы чара узды.

Чара Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм хөрмәтле кунаклар – Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Илдус Габдрахманов, Россия Федерациясенең Федераль Җыелыш Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның вәкиле, Балтач районы кураторы – «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Салихов, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов катнашында узды.

Чара оешмаларның җитәкчеләре тарафыннан тәкъдим ителгән тармакның төп күрсәткечләре һәм җирле җитештерү продукциясе күргәзмәсен караудан башланып китте.

Агросәнәгать комплексы –  безнең республикабызны, илебезне ашата торган аеруча мөһим тармакларның берсе. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы буенча өченче урында һәм Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләр санына керә.

Авыл хуҗалыгы үсешендә күп нәрсә кешеләрдән, аларның үз эшенә мөнәсәбәтеннән тора. Балтач районы ел саен яхшы үсеш күрсәтә һәм ТР муниципаль берәмлекләре арасында авыл хуҗалыгы рейтингында икенче урында бара. Шулай итеп, 2017 елны Балтач районы буенча авыл хуҗалыгы җитештергән продукция күләме 3 млрд. 827 млн. сум тәшкил итте.

Авыл хуҗалыгының төп тармаклары булып сөт һәм ит терлекчелеге, бөртекле һәм азык культуралары, бәрәңге җитештерү чыга.

Авыл хуҗалыгын җитештерүне 20 авыл хуҗалыгы оешмалары,  67 фермер хуҗалыгы гамәлгә ашыралар.

Район 77298 гектар авыл хуҗалыгы утыртмалары, шул санда 70201 гектар сөрелгән җир исәпли.

Район хуҗалыкларында 36,5 меңнән артык эре мөгезле терлек башлары, 5,5 мең дуңгыз башлары, 500 дән артык сарык башлары, якынча 1,3 мең ат башлары исәпләнә.

Район ел саен уртача 119 мең тонна ашлык, 71,1 мең тонна сөт, 6,6 - 6,8 мең тонна ит, 4,7 мең тонна бәрәңге җитештерә.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Салихов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән район хезмәтчәннәренә һәм җитәкчелегенә яхшы нәтиҗәләр өчен рәхмәт белдерде һәм авыл хуҗалыгы объектлары төзүчеләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең рәхмәт хатлары белән билгеләнде:

Фаил Гайфуллин –«Кама» Авыл хуҗалыгы кооперативының техник-төзүчесе;

Рәзит Галиев – «Нарат» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең комплекслы бригадиры;

Марат Нәҗметдинов –ҖЧҖ «Смаиль» Авыл хуҗалыгы оешмасы» инженер-төзүчесе;

Нургаян Нигъмәтуллин – «Маяк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең төзелеш бригадиры;

Айрат Мөхәммәтшин – «Дуслык» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең инженер-төзүчесе.

Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International