Сөйкемле һәм сокландыргыч хатын-кызлар!
Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Һәрбер кешенең йөрәгендә әни, апа-сеңел, сөйгән яр образлары белән бәйле – юкка гына язны, мәхәббәтне һәм матурлыкны җанландыруны истә тотып булдырылган бәйрәм бу. Менә ни өчен бу күтәренке хисләр безнең өчен тыныч киләчәккә өметләр чыганагы булып тора һәм барлыкка китерү омтылышын ныгыта.
Бүгенге дөньяда хатын-кызларның ролен бик тиз үсә: җәмгыять үсешенең иң җаваплы юнәлешләрендә хатын-кызларның мондый югары актив эшчәнлеге турында тарих беркайчан да белмәгән.
Һәм бу очраклы хәл түгел, Сез булмыйча кем – үзегезнең нәфис җилкәләрегездә балалар тудыру һәм аларны тәрбияләү, гаилә учагын саклау буенча җаваплылык алып барырга күнеккән.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иҗади казанышлар, барлык башлангыч эшләрегездә уңышлар телисе килә. Язлы көннәр Сезгә күп искиткеч зур идеяләр, аларның тормышка ашырылуына өметләр һәм нәтиҗәгә ышаныч алып килсен. Ә иң мөһиме – көч, сабырлык һәм аларны гамәлгә ашыру өчен уңышлар! Бәйрәм белән!
Хөрмәт белән, Мәҗит Хаҗип улы Салихов