«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе нормалар һәм төзелеш объектларың яраклашу кагыйдәләре буенча курслар оештыра

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә Казан шәһ. 2019 елның 20-22 мартларында Татарстан Республикасының эш тәҗрибәсен гомумиләштерүче «Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында һәм төрле төркем инвалидлары өчен яраклаштырылган социаль билгеләнештәге объектларга, мәдәният, физик культура һәм спорт, мәгариф, транспорт инфраструктурасына баруны тәэмин иткән,  «Инвалидлар өчен уңайлы яшәү мохитен булдыру» программасына квалификацияне арттыру курслары үткәрә.

Максатчан аудитория: региональ һәм муниципаль хакимият органнарының социаль һәм архитектура-төзелеш бүлекчәләре, социаль билгеләнештәге учреждениеләр, сәламәтлекне саклау, мәдәният, физик культура һәм спорт, мәгариф, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү, транспорт инфраструктурасы,  проектлаштыру һәм төзелеш өлкәсендә эшләүче компанияләр вәкилләре, шулай ук инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен уңайлы мохит булдыруда катнашучы барлык кешеләр.

Курсның максаты: өстенлекле өлкәләрдәге инвалидлар яшәешенең һәм башка аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәренең социаль инфраструктура объектларына һәм хезмәтләренә каршылыкларсыз керү юллары шартларын формалаштыруга  практик аспектлар буенча, тыңлаучыларның компетентлык дәрәҗәсен арттыру.

Курсның программасында ике тематик секция каралган:

1.Инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен үтемлелекне тәэмин итү буенча яңа объектларны проектлаштыру һәм гамәлдәге объектларны модернизацияләү.

Модератор: «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе экспертиза хезмәтенең җитәкчесе – Сальникова Тамара Василий кызы.

2.Инвалидлар өчен социаль инфраструктура объектларының һәм хезмәтләренең үтемлелеген тәэмин итү буенча төп таләпләр. Инвалидның объектка бару, аңа хезмәт күрсәтелү буенча теркәү регламенты.

Модератор: Россия Федерациясенең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә 2011-2020 елларга Россия Федерациясенең «Уңайлы мохит» дәүләт программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча координацион совет әгъзасы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының киңәшчесе – Просвирякова Ирина Юлий кызы.

Укыту азагында билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне арттыру турында таныклык бирелә. Чараның катнашучылары өчен төрле төркем инвалидларына яраклаштырылган Казан шәһәренең объектларына бару гына түгел, хәтта бик эчтәлекле экскурсион программа да каралган.

Курслар һәм ташламалар турында өстәмә мәгълүмат: 8-960-043-43-44, (843) 272-65-60, 253-75-49, info@proff-standart.ru.

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International