«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе төзелештә бәя кую өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча конференциядә катнашты

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

2018 елның 28 февралендә (Мәскәү шәһ.) «Салют» сәүдә кунакханә комплексында «Төзелештә бәя кую һәм сметаны нормалаштыру – хәзерге этапта актуаль проблемалар» темасына конференция уздырылды. Конференциянең оештыручысы булып «Бәя инжинирингы белгечләренең милли бердәмлеге» Үзен-үзе җайга сала торган оешма Берләшмәсе чыгыш ясады.

Чарада «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең  киңәшчесе Любовь Кәримова һәм Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең төзелештә бәя кую буенча региональ үзәкнең җитәкчесе Татьяна Антонова катнашты.

Конференция программасы кысаларында төзелештә бәя кую өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча докладлар тыңланылды.

«Дәүләт экспертизасының баш идарәсе» федераль автоном учреждениесе җитәкчесенең урынбасары Александр Вилков үзенең чыгышында эреләндерелгән төзелешнең бәясе буенча нормативларны эшләү һәм аларны куллану мәсьәләләрен кагылып үтте.

«Дәүләт экспертизасының баш идарәсе» федераль автоном учреждениесенең смета нормативларының экспертиза идарәсе башлыгы Андрей Савенков «Методик документларны актуальләштерү, бердәм федераль норматив базаны булдыру. Агымдагы чорда төзелештә бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмати системасын формалаштыру һәм тутыру» темасына доклад тәкъдим итте.

Александр Герасимов – физика-математика фәннәре докторы, профессор, Мәскәү милли-тикшеренү дәүләт төзелеш университетының директоры, Мәскәү шәһ. «Бәя инжинирингы белгечләренең милли бердәмлеге» Үзе җайга салына торган оешма Берләшмәсенең Идарә рәисе – «Тармак программаларын тормышка ашырган вакытта килеп чыккан башкарма хакимият федераль органнарының һәм һөнәри берләшмәнең үзара оештыру-методологик бурычлары» темасына доклад бирде.

Икътисад фәннәре докторы, профессор, төзелештә бәя кую буенча Самара үзәгенең директоры, Самара дәүләт архитектура-төзелеш университетының бәя инжинирингы һәм биналар белән корылмаларның техник экспертизасы кафедрасының мөдире, Самара шәһ. «Бәя инжинирингы белгечләренең милли бердәмлеге» Үзе җайга салына торган оешма Берләшмәсенең Идарә әгъзасы –  Ольга Дидковская – инвестиция-төзелеш процессында профессиональ һәм белем бирү эшчәнлегенең үсеше турында сөйләде.

Галина Фадеева – икътисад фәннәре докторы, профессор, Омск шәһ. төзелеш, сәнәгать һәм энергетикада бәя кую буенча Себер узәгенең генераль директоры – 2017 елның 7 сентябрендә чыккан 1202/пр номерлы Россиянең Төзелеш министрлыгы боерыгы нигезендә РФнең регионнарында, территориаль һәм климат үзенчәлекләрен исәпкә алып, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтнең капиталь ремонты буенча региональ программаларны актуальләштерү максаты белән күпфатирлы йортларда капиталь ремонтның чик бәясен исәпләү тәртибе турында хәбәр итте.

Ижевск шәһ. «Төзелештә бәя кую буенча Удмурт региональ үзәк» автоном коммерцияле булмаган оешманың директоры – Валентина Карипова – 427 номерлы Хөкүмәт Карарының гамәлдәге редакциясе нигезләмәләре нигезендә үткәрелә торган капиталь төзелеш объектларының капиталь ремонты буенча смета бәясенең дөреслеген тикшерү турында сөйләде.

Людмила Кондрашова – «Сметада бәя кую буенча Брянск Региональ Экспертлар Үзәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең директоры, Брянск шәһ. «Бәя инжинирингы белгечләренең милли бердәмлеге» Үзе җайга салына торган оешма Берләшмәсенең Идарә әгъзасы – киңәшмәнең тыңлаучылары белән күчеш этабында бәя кую һәм сметаны нормалаштыру өлкәсендәге гамәли проблемаларны карап үтте.

Конференциянең лекцияләр өлешен норматив документлар эшләү һәм  экспертиза ясау буенча булекнең башлыгы – Екатеринбург шәһ. «Урал юл фәнни-тикшеренү үзәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең эксперты – Екатерина Шаламова тәмамлады. Ул конференциядә катнашучыларга (юл төзелеше мисалында) инновацион технологияләрне һәм материалларны гамәлгә керткән вакытта норматив-технологик һәм смета документларын эшләү турында сөйләде.

Киңәшмә тәмамлангач, актуаль мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәл уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International