Төзелешнең смета бәясен билгеләү буенча ресурс моделена күчү датасы билгеләнде

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Бүгенге көндә Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан дәүләт заказ бирүчеләренең һәм базарының төзелештә бәя кую буенча ресурс моделена күчү максаты белән эшләнгән барлык кирәкле закон карарлары һәм норматив актлар кабул ителде,  төзелеш бәясен формалаштыру өлкәсендәге методикалар һәм кагыйдәләр расланды.

Бюджет оешмаларының төзелешнең смета бәясен билгеләү буенча яңа ресурс моделена күчүе 2018 елның 30 сентябрендә узачак – бу датага кадәр проектлаштыру максаты белән эшләнгән гамәлдәге контрактларга карата  барлык кирәкле күчмә нигезләмәләр билгеләнә.

Һәр конкрет регионда төзелеш объектларының бәясен дөрес итеп билгеләү юридик затлар тарафыннан системага бирелә торган мәгълүматларның вакытында тапшырылганыннан һәм дөреслегеннән тора. Төзелештә бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмати системасына Россиядә һәм чит илләрдә җитештерелә торган төзелеш ресурсларының җибәрү бәяләре турында мәгълүмат бирү мәсьәләсе буенча субъектлар төзелеш материалларын җитештерүчеләр, импортерлар һәм ташучылар белән  үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек төзүе бик мөһим.

Әгәр ресурсларның бәясе турында мәгълүматлар системага кертелмәгән булса, бу очракта тармакның ресурс методына күчкәненнән соң, дәүләт экспертизасын үткән вакытта проектның смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү шактый катлауланачак. Хәзерге вакытта һәр квартал саен системага мәгълүматны бирергә тиеш булган юридик затларның ахыргы исемлеге формалаша, шулай ук төзелеш ресурслары классификаторын тулыландыру эшләре бара.

Шулай ук Хөкүмәткә кертелергә әзер һәм эшләнгән:

  • системага тапшырылмаган яки күрәләтә дөрес булмаган мәгълүматны тапшыру өчен административ җаваплылык чаралары чыгарылуы өлешендә законнарга үзгәрешләр;
  • сыйфатсыз төзелеш материаллары, эшләнмәләр, конструкцияләр һәм җиһазлар җитештерә торган юридик затлар күрсәтеләчәк төзелештә бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмати системасына ике һәм аннан да күбрәк булган, йомгаклау чорына мәгълүматны тапшырмаган яки күрәләтә дөрес булмаган мәгълүматны тапшырган бердәм юридик затлар реестры.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International