Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә яңа кагыйдәләр җыелмалары расланган

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

2018 елның 1 мартыннан башлап гамәлгә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә өч яңа кагыйдәләр җыелмасы керәчәк: «Төзелешне мәгълүмати яктан модельләштерү. Мәгълүмат моделенең компонентларын тасвирлау кагыйдәләре», «Төзелешне мәгълүмати яктан модельләштерү. Төрле яшәеш циклы стадияләрендә мәгълүмати модель объектларын формалаштыру кагыйдәләре» һәм «Төзелешне мәгълүмати яктан модельләштерү. Программа комплексларында кулланыла торган мәгълүмати модель объектларының һәм модельләрнең арасында алмашу кагыйдәләре».

Хәзерге вакытта «Төзелешне мәгълүмати яктан модельләштерү.  Барлык яшәеш циклы этапларында мәгълүмат белән алмашу өчен тармак база класслары (IFC). Төп нигезләмәләр» ГОСТ Р теркәлү процедурасын уза.

Шулай ук БИМның төп принципларын, төшенчәләрен һәм терминологиясен билгели торган база стандартларын эшләү дәвам итә: «Төзелеш эшләре буенча мәгълүмат оештыру.  Мәгълүмати модельләштерүне  кулланып барлыкка килгән мәгълүмат менеджменты. 1нче өлеш.  Төп принциплар һәм төшенчәләр» ГОСТ Р һәм «Төзелеш эшләре буенча мәгълүмат оештыру. Мәгълүмати модельләштерүне  кулланып барлыкка килгән мәгълүмат менеджменты. 2нче өлеш. Активларны булдыру стадиясе» ГОСТ Р.

Нәтиҗәдә норматив-техник документлар системасы база юнәлешләре буенча әшләнгән 13 ГОСТ Р һәм 4 КҖ документлары; аерым яшәеш циклы стадияләре өчен 2 ГОСТ Р һәм 6 кагыйдәләр җыелмасы кергән 15 милли (ГОСТ Р) стандартларын, 10 кагыйдәләр җыелмасын үз эченә алачак.

Хәзерге вакытта БИМ өлкәсендә гамәли куллану өчен 7 ГОСТ һәм 4 кагыйдәләр җыелмасы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International