Кабат кулланыла торган проектлар реестры яңа мәгълүматлар белән тулыландырылган

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

РФ Төзелеш министрлыгы 2018 елның беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча региональ төзелеш ведомстволарының һәм дәүләт экспертизасының нәтиҗәләр рейтингын барлыкка китерәчәк. Бу алга таба аны икътисади яктан нәтиҗәле булган, кабат кулланыла торган проектларга кертү максаты белән эшләнә.

Профильле ведомстволар тарафыннан тәкъдим ителгән проектларны реестрга кертү буенча заявкаларга һәм бюджет төзелеше буенча уңай бәяләмәле экспертиза карарларының сан нәтиҗәләренә карап, стройкомплексларның реестрны формалаштыру буенча эшләү нәтиҗәлелеге турында карар кабул ителәчәк.

2018 елның ахырына кадәр реестрга 300дән артык проект кертелергә мөмкин, бу түбәндәге объектлар:

  • сәламәтлекне саклау;
  • коммуналь инфраструктура;
  • мәдәният;
  • социаль хезмәт күрсәтү;
  • торак йортлар;
  • спорт биналары һәм корылмалары;
  • чик буенда урнашкан һәм авыл хуҗалыгы.

Проектлар реестрга Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән критерийлар буенча кертеләләр:

  • проектның смета бәясе Россия төзелеш министрлыгы тарафыннан расланган,  смета нормативларын кулланып билгеләнгән төзелешнең чик бәясеннән артмаска тиеш;
  • проект документларында күрсәтелгән капиталь төзелеш объекты дәүләт экспертизасы карары белән расланган, «C» классыннан да түбәнрәк булмаган энергетика нәтиҗәлелеге классына ия булырга тиеш;
  • бюджет төзелешләрен планлаштырганда реестрдан проект документларын куллану закон нигезендә беркетелгән.

Әлеге вакытта реестрга 150дән артык проект кертелгән. Аларның кабат кулланылуы бюджет акчаларының куллану нәтиҗәлелеген  арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International