«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең коллективы һәм җитәкчелеге ир-атларны бәйрәме белән котлый!

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар көне – ныклы элемтә, батырлык гореф-гадәтләренең  буыннан-буынга күчүе һәм патриотлык символы. Бу бәйрәм безнең Учреждение өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Ул һәрберебезгә гражданлык һәм кешелек бөек бурычыбыз турында искә төшерә.

Нәкъ менә шулай – батырларча, төгәл, профессиональ рәвештә эш иткәннәр безнең Геройлар, – йөзләгән мең кешеләр тынычлыкта һәм иминлектә яшәсен өчен куелган бурычларны илнең яңарыш хакына үтәгәннәр. Нәкъ менә шундый кылган гамәлләрдән, һәр кешенең әхлакый сайлавыннан хәзерге республикабызның һәм илебезнең тарихы барлыкка килә.

Чор һәм вакыйгалар ничек кенә алышынмаса да, безнең илебез бурычларын лаеклы һәм гадел итеп үтәүче, беренче урынга халыкның бәхете өчен хезмәт куючы чын патриотлары белән горурлана.

Чын күңелдән ир-атларны бәйрәме белән котлыйбыз һәм һөнәри уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм бары иң яхшы теләкләр юллыйбыз!

Хөрмәт белән, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең коллективы һәм җитәкчелеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International