«ПрофСтандарт» уку-укыту үзәгендә сметчиклар өчен семинар үтте

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

Бүген «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе төзелештә бәя кую өлкәсендәге законнарның үзгәрешләренә кагылышлы темага семинар үткәрде.

Чара «ПрофСтандарт» уку-укыту үзәгендә үтте, лекторлар булып «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең төзелештә бәя кую буенча Региональ узәкнең белгечләре чыгыш ясады.

Семинарда 30дан артык кеше: җитәкчеләр, инженер-сметчиклар, бәя кую бүлегенең белгечләре, Казан, Иннополис, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән, шәһәр тибындагы поселок Балтачтан булган  экспертлар катнашты.

Семинарны «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Мифтахутдинов ачты. Ул үз чыгышында тыңлаучыларны төзелештә бәя кую һәм сметаны нормалаштыру буенча практик юнәлешләр белән, машиналарны һәм механизмнарны эксплуатацияләгән вакытта смета бәяләрен билгеләү методикасы белән, сметаларда хисапка алына торган перебазировкага чыгымнарны билгеләү үзенчәлекләре белән таныштырды.

Алга таба «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең киңәшчесе Любовь Кәримова төзелештә бәя кую өлкәсендә түбәндәге мөһим булган мәсьәләләрне кагылып үтте:

  • 2016-2018 елларда шәһәр төзелеше эшчәнлегендә бәя кую һәм сметаны нормалаштыру буенча дәүләт системасының реформасы;
  • гамәлдә булган смета нормативлары һәм аларны куллану тәртибе;
  • төзелеш бәясен билгеләүнең ресурс методына күчү срогы;
  • инвестиция эшчәнлегенең төрле этапларында төзелешнең смета бәясен билгеләү өчен норматив документлар (ТБН).

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең төзелештә бәя кую буенча Региональ узәкнең җитәкчесе Татьяна Антонова үз чыгышында 2017-2018 елларның яңа кагыйдәләрен барлап тупланган сметаларны исәпләү буенча ресурс методы; сметаларны ресурс методы белән төзегән вакытта килеп чыккан проблемалар; төзелештәге хезмәт чыгымнарына карата смета бәяләрен билгеләү методикасы турында сөйләде.

Чарада шулай ук капиталь төзелеш объектларының смета бәясенең дөреслеген тикшергәндә еш бирелә торган сораулар һәм документларны дөреслеккә тикшергән вакытта килеп чыккан хаталар ачыкланды.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең смета нормативларын эшләү бүлеге башлыгының урынбасары Гүзәл Гыйльфанова семинарда катнашучыларга биналарның һәм корылмаларның капиталь ремонтына кагылышлы сметага бәя кую буенча үзенчәлекләре; күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтнең, шул исәптән, мәдәни мирас объектларының капиталь ремонты буенча чик хезмәт бәясенең һәм (яки) эшләрнең күләмен табу турында методик тәкъдимнәр; күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтнең капиталь ремонт эшләренә кагылышлы бәяләрне билгеләү тәртибе турында хәбәр итте.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең төзелеш ресурсларын мониторинглау бүлегенең башлыгы Светлана Тарасенкова төзелеш ресурсларының бәяләренә мониторинг буенча кагыйдәләр һәм төзелештә бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмати системасы өчен белешмәләр урнаштыру турында доклад бирде.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең смета нормативларын эшләү бүлеге башлыгы Гөлсинә Хисамова чараның тыңлаучыларына  төзелеш һәм ремонтлау эшләре буенча смета нормаларын куллану методикасы, җиһазларны монтажлау, пусконаладочный эшләр, аларны куллану буенча практик мәсьәләләр; җиһазларны демонтажлау буенча чыгымнарны билгеләү турында хәбәр итте һәм күпсанлы сорауларга җавап бирде.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең смета документларын бәяләр буенча анализлау бүлегенең баш белгече Светлана Никифорова төзелешнең җыелма смета бәясен исәпләүнең төзү үзенчәлекләренә игътибарын юнәлтте.

Семинар ахырында актуаль мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәл уздырылды, аның модераторы булып «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең киңәшчесе Любовь Кәримова чыкты.

Семинар азагында чараның катнашучыларына катнашу турында таныклык һәм мәгълүмати-методик материаллар комплекты бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International