2018 елның 4 февраленнән башлап 2002 елның 27 декабрендә чыккан 184-ФЗ номерлы «Техник җайга салу турында» һәм 2009 елның 30 декабрендә чыккан 384-ФЗ номерлы «Биналарның һәм корылмаларның иминлеген саклау буенча техник регламент» Федераль законнарда каралган, мәҗбүри таләпләрне исәпкә алып эшләнелгән «КҖ 296.1325800.2017. Кагыйдәләр җыентыгы. Биналар һәм корылмалар. Аерым йогынтылар» гамәлгә кертелде.
Яңа Кагыйдәләр җыентыгы КС-2 һәм КС-3 класслы гадәттәге һәм югары җаваплылык дәрәҗәдәге беренче төркемнең чик халәте буенча биналар һәм корылмаларны проектлауда кулланыла торган махсус йөкләнешләр һәм йогынтылар ясауны исәпкә алып, шулай ук ГОСТ 27751 нигезләмәләре нигезендә табигый, техноген һәм антропоген характердагы аварияле ситуацияләр вакытында төзелеш конструкцияләре һәм нигезләренең ышанычлылыгын тәэмин итү буенча таләпләр билгели.