Төзелештә бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмати системасын куллану дәүләт экспертизасы проектларын узуны тизләттерәчәк

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Төзелештә бәя кую буенча Федераль дәүләт мәгълүмати системасыннан  мәгълүматлар куллану дәүләт экспертизасы проектларының срогын шактый кыскартачак.

Әлеге бәяләр яки башка ресурслар турындагы системага кертелгән мәгълүматлар дәүләт экспертизасы уздырган вакытта проект смета бәясенең дөреслеген тикшерүне тизләттерәчәк.

Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан мәгълүматларны төзелештә бәя кую буенча Федераль дәүләт мәгълүмати системасына оператив рәвештә кертү максаты белән, законнарга үзгәрешләр кертелде:

  • РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнарына юридик затлар тарафыннан төзелештә бәя кую буенча Федераль дәүләт мәгълүмати системасына РФда җитештерелә һәм кертелә торган төзелеш ресурсларының җибәрү бәяләре турында мәгълүмат тапшыру вәкаләтләре буенча контроль;
  • төзелеш ресурслары өчен кирәкле смета бәяләрен формалаштырганда мәгълүмат тапшыру тәртибен бозган өчен административ җаваплылык буенча чаралар билгеләү;
  • төзелештә бәя кую буенча Федераль дәүләт мәгълүмати системасына юридик затлар тарафыннан бирелә торган, тикшерү өлешендә салым органнары һәм контроль (күзәтү) органнары тарафыннан мәгълүматның дөреслеге турында тәкъдимнәр.

Гамәлдәге законнар таләпләре нигезендә, төзелеш материалларын җитештерү яки импорт белән шөгыльләнүче оешмалар исемлеккә кертелергә тиеш, ә төзелеш ресурсларының смета бәяләре формалашуы белән бәйле булмаган компанияләр – аннан чыгарылырга тиеш.

Оешманы исемлектән төшереп калдыру өчен, оешманың устав документларына төзәтмәләр һәм ЕГРЮЛның ОКВЭД 2 кодларын төшереп калдыру өлешенә үзгәрешләр кертергә кирәк, һәм Россия Төзелеш министрлыгына үзгәрешләр кертүне раслый торган документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирэк.

Шулай ук Россия Төзелеш министрлыгы һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы түбәндәге юридик затлар кертелгән бердәм реестр формалаштыралар:

  • төзелештә бәя кую буенча Федераль дәүләт мәгълүмати системасына ике һәм аннан да күбрәк булган йомгаклау чорына мәгълүматны тапшырмаган яки күрәләтә дөрес булмаган мәгълүматны тапшырган юридик затлар;
  • сыйфатсыз төзелеш материаллары, эшләнмәләр, конструкцияләр һәм җиһазлар җитештерүче юридик затлар.

Бу реестр төзелеш мәйданчыкларында контрафакт продукциясенең  пәйда булуына юл куймаска мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International