«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Сәүдә үзәге «Чеховский» бинасы реконструкцияләү проектын раслады

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан «Сәүдә үзәге «Чеховский» бинасын реконструкцияләү» объектына проект документлар һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре экспертизасы уздырылган.

«Чехов базары» сәүдә комплексы» күп дистә еллар Вахитов районы өчен истәлекле булып тора. Яңа универсаль билгеләнештәге сәүдә үзәге функциональлек, уңайлылык һәм фермер азык-төлек базарының изге гореф-гадәтләрен берләштерәчәк. Проект буенча булган бинаны реконструкцияләү, урамда сату өчен ачык прилавка тибындагы сәүдә павильоннарын җимерү, яңа сәүдә үзәге бинасы һәм ачык типтагы автостоянка төзелеше каралган», – дип хәбәр итә Мәҗит Салихов.

«Чехов базары» булган бина эчтән яңача планлаштырылачак. Реконструкцияләү эшкәртү алыштыруны, төньяк фасад ягыннан гамәлдәге сәүдә павильоннарын үзгәртеп коруны, гамәлдәге урамда сату өчен ачык прилавка тибындагы сәүдә павильоннарын җимерүне, җимереләчәк павильоннар һәм ачык типтагы автостоянка урынында яңа сәүдә үзәге бинасын төзүне үз эченә ала.

Яңа бинасы – 2 катлы подвал өлешле һәм эксплуатациядә булган түбәле сәүдә үзәге гамәлдәге базар белән кичүләр ярдәмендә берләштерелә, икенче кат һәм эксплуатациядә булган түбә автомобильләрне кую өчен эшләнгән. Автостоянка 207 машина урынына исәпләнгән, шуларның 21 – инвалидлар өчен (10 – коляскалы инвалидлар өчен).

«Чехов базары» комплексының төп керү урыннары аллары кыска вакытлы  ял өчен төзекләндерелгән мәйданчыклар, автомашиналар һәм төйи торган мәйданчыклар өчен асфальт-бетон юллы җайланмалар, тротуарлар буенда фасадлар һәм чәчәк клумбалары ясау урыннары белэн тәэмин ителәчәк.

Проект карарлары барлык категориядагы халыкка: сәламәт, инвалидлар һәм башка әз хәрәкәтләнә торган төркемнәр өчен җайлаштыру хәрәкәт юлларын куллануны күздә тота.

«Сәүдә үзәге «Чеховский» бинасын реконструкцияләү» объекты буенча проект документлары техник регламентлар таләпләренә, шул исәптән, санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук төзү мәйданчыкларының инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре таләпләренә туры килә; инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә җавап бирә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәле карар бирелде.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

 

                                            

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International