«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Татарстан Республикасының Алексеевск, Әтнә, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле, Мамадыш, Питрәч, Теләче, Тукай, Чирмешән муниципаль берәмлекләренең спорт учреждениесе объектларына смета бәясенең дөреслегенә тикшерү үткәрделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге объектларга уңай бәяләмәле карарлар бирелде:
Гариза бирүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен гариза бирүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма