Быелдан башлап зона бүлекләре мөрәҗәгать итүчеләрне «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белән узара оптимальләштерү өчен яңа адрес буенча кабул итә. Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш икътисадый зона мөрәҗәгать итүчеләре уңайлылыгы өчен элек Бөгелмәдә булган зона бүлеге хәзер Әлмәттә урнашкан.
«ТР Төзелеш министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Әлмәт, Яр Чаллы администрацияләре һәм «Татнефть» Гаммәви Акционерлар Җәмгыяте белән бергә һәм аларның ярдәме белән эшләнгән мондый адым хәзер төзелеш комплексы өчен бик мөһим. Нәтиҗәдә куркыныч янамаган һәм ышанычлы төзелеш объектлары килеп чыксын өчен мөмкинлекләрне берләштерергә, барлык кулланышка кергән структуралар ресурсларын консолидацияләргә кирәк. Безнең зона бүлекләрендә яхшы профессиональ коллектив барлыкка килде һәм мин барлык эш мәсьәләләре буенча «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белән хезмәттәшлек итәргә уңайлырак һәм җиңелрәк булачагына өметләнәм», – дип хәбәр итә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Салихов.
Шулай ук Мәҗит Салихов «Профстандарт» уку-укыту үзәгендә Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләренең төзелеш комплексы белгечләре өчен зур әһәмиятлелеккә ия булган кайбер программалар, ә нәкъ менә сметада каралган эшләр, техник җайга салу өлкәсендәге закон үзгәрешләре буенча һөнәри белем бирү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Зона бүлекләрен ачуда төзелеш буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкченең урынбасары – Айрат Мөхәммәтҗанов, ООО «Татнефтедор» директоры – Рөстәм Гарифуллин, көньяк-көнчыгыш территориаль органның төзелешне, капиталь төзелеш объектларын тергезүне күзәтү буенча Татарстан Республикасының дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе – Наил Якупов, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең эшләр белән идарә итүчесе – Раян Мөхәммәтҗанов, Әлмәт зона бүлегенең начальнигы – Хәлил Мугинов, Яр Чаллы зона бүлегенең начальнигы – Илдар Маннанов катнашты.
Зона бүлекләре шәһәр үзәгенең транспорт өчен уңайлы булган һәм җәяүлеләр файдалана алырлык җирендә урнашкан, комфортлы эш өчен барлык шартлар тудырылган, парковка урыннары булдырылган.
Яр Чаллы шәһәре:
Адрес: Энтузиастлар бульвары, 11нче йорт (3/08), 6нчы кат
Белешмәләр өчен бердәм телефон:
+ 7 (8552) 49-37-24, 49-37-25
Әлмәт шәһәре:
Адрес: Гафиятуллин ур., 26нчы йорт
Белешмәләр өчен бердәм телефон:
+ 7 (8553) 44-09-64, 44-09-65