Экспертларның һөнәри этика кагыйдәләре расланды

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

«Россиянең баш дәүләт экспертизасы идарәсе» федераль атоном учреждениесе тарафыннан оештырылган III Бөтенроссия күләмендәге дәүләт экспертизасы киңәшмәсе карары белән Дәүләт экспертизасы проект документлары һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нэтиҗәләре өлкәсендә экспертларның һөнәри этика Модель кодексы кабул ителде. Элеге модель дәүләт экспертизасы өлкәсендә әхлакый критерийлар һәм һөнәри традицияләр нигезендә формалаштырылган гомуми этика принциплары һәм үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләр җыентыгын тәшкил итә. Экспертлар һөнәри эшчәнлекне башкарганда шул модельга таянып эш итәргә тиеш.

Модель кодексын булдыру максаты – экспертлар өчен бердәм этик нормалар һәм алар тарафыннан һөнәри эшчәнлекне лаеклы итеп башкару өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен билгеләү, шулай ук экспертларның абруен ныгытуга этәрү ясау, дәүләт, җәмгыять һәм гражданнарның дәүләт экспертизасы оешмаларына карата ышанычын арттыру.

Документ тармакның түбәндәге төп төшенчәләрен аңлатып бирә:

  • «дәүләт экспертизасы өлкәсендәге эксперт»;
  • «дәүләт экспертизасы»;
  • «дәүләт экспертизасын башкару буенча оешмалар»;
  • «экспертның юнәлеше»;
  • «мәнфәгатьләр конфликты»;
  • «шәхси кызыксыну».

Экспертлар тарафыннан кодекс нигезләмәләрен үтәү – аларның һөнәри эшчәнлегенең сыйфатын бәяләүгә критерийларның берсе булачак һәм кадрлар резервы формалаштыру вакытында югары вазифа алган чакта, шулай ук  бүләк алуны билгеләгән вакытта һәм дисциплина бозучыларга җәза биргәндә исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International