2017 елның 29 июлендә чыккан 244-ФЗ номерлы Федераль закон белән гамәлдәге 2008 елның 22 июлендә чыккан 123-ФЗ номерлы «Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында техник регламент» федераль законына үзгәрешләр кертелде: функциональ янгын куркынычы классы - Ф 3.7 - дини билгеләнештәге объектлар исемлеге өстәлде. 2018 елның 30 июлендә гамәлгә керә торган әлеге закон белән аерым нигезләмә билгеләнә: Россия Федерациясе халыкларының дини билгеләнештәге мәдәни мирас объектларына карата (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) янгын куркынычсызлыгы таләпләре тиешле норматив документлар белән билгеләнә.