«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «РосКапСтрой» федераль автоном учреждениесе белән берлектә семинар үткәрәчәк

2018 елның 11 мае, җомга

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «РосКапСтрой» Федераль автоном учреждениесе белән берлектә 2018 елның 18 маенда Казан шәһ. узачак «Төзелештә экспертиза реформасының гамәлгә ашырылуы: яңа кагыйдәләр» темасына семинар оештыра.

Чара проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза буенча базар катнашучыларының законнар чыгара торган яңалыкларга бәйле булган яңа шартларга җайлаштыру максатыннан үткәрелә.

Семинарның спикерлары булып «РосКапСтрой» ФАУ, «Проектчыларның һәм эзләнүчеләрнең Милли берләшмәсе», Төзелештә эксперт оешмаларының Берләшмәсе, Россиянең төзүчеләр Берлеге, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе, «ВОЛГА-КАМА» Үзен-үзе җайга сала торган оешма Берлеге белгечләре чыгыш ясыйлар.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

1)Төзелеш экспертизасы өлкәсендәге законнар яңалыклары. Реформа 2017:

  • Экспертиза өлкәсендәге үзгәрешләр. 2017 елда кабул ителгән һәм проектлаштырыла торган норматив-хокукый актлар;
  • Яңа законнар чынбарлыгында дәүләт экспертизасын оештырулар;
  • Проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләтнеке булмаган экспертиза өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр.

2)Төзелеш экспертизасының үзен-үзе җайга салуны кертү. Экспертиза базарына хуҗалык итүче субъектларны кертүгә рөхсәтнең яңа кагыйдәләре. Эксперт оешмалары артыннан контроль-күзәтчелек эшчәнлеге:

  • Ведомствоара килештерү узган «Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль законның проекты Россия Федерациясе Президент Администрациясенең дәүләт-хокук идарәсендә урнашкан;
  • «Үзен-үзе җайга сала торган оешмалар турында» 2007 елның 1 декабренда чыккан 315-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләрен һәм РФ Шәһәр төзелеше кодексының кабул ителә торган үзгәрешләрен гамәлгә ашыру концепциясе;
  • Экспертизада үзен-үзе җайга салуның кагыйдәләре һәм нормалары.

3)Экспертларны аттестацияләү системасында яңа алымнар. Төзелештә экспертлар эшенә рөхсәт кагыйдәләренең үзгәрешләре:

  • «Кандидатлар проект документлар һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре экспертизасы карарларының әзерлеге турында хокук алу ниятенә ия булган экспертларның эшчәнлек юнәлешләре исемлеге раслануы турында» 2017 елның 29 июнендә чыккан 941/пр номерлы Россия төзелеш  Министрлыгы боерыгы;
  • «2012 елның 31 мартында чыккан 271 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертү турында» 2017 елның 30 декабренда чыккан 1719 номерлы Россия Федерациясенең Хөкүмәт карары.

Укыту программасы үз эченә ала:

  • семинарда катнашу;
  • мөстәкыйль өйрәнү өчен мәгълүмати-методик материаллар;
  • проект документларының һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренең экспертиза карарларын әзерләү хокукына аттестацияләү өчен мәсьәләләр буенча тестлар.

Бәягә кертелгән: уку, төшке аш, мәгълүмати-методик материаллар комплекты.

15 000 сум – «РосКапСтрой» ФАУнең билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне арттыру турында таныклыгын бирү белән (16 ак.сәг.) (проект документлар һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре экспертизасы карарларының әзерлеге турында хокукына аттестация өчен яңа мәсьәләләр буенча сынау тестыннан башка);

35 000 сум – проект документлар һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре экспертизасы карарларының әзерлеге турында хокукына аттестация өчен яңа мәсьәләләр буенча сынау тесты («РосКапСтрой» ФАУнең билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне арттыру турында таныклыгын бирүдән башка);

50 000 сум – «РосКапСтрой» ФАУнең билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне арттыру турында таныклыгын бирү (72 ак.сәг.), проект документлар һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре экспертизасы карарларының әзерлеге турында хокукына аттестация өчен яңа мәсьәләләр буенча сынау тесты белән.

Семинарның программасы

Заявка бирү бланкы

Заявкалар info@proff-standart.ru электрон почтасына кабул ителә.

Семинарны үткәрү урыны: Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, Казан шәһ., Дзержинский ур., 10нчы йорт, ауд. 312.

Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, 272-80-83, 272-65-60.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International