2024 елның 31 декабренә кадәр хезмәт күрсәтелү туктатылды, ә нәкъ менә:
Хезмәт күрсәтелүне алу өчен берничә гади адым:
АДЫМ 1: ФОРМАЛАР БУЕНЧА ДОКУМЕНТЛАР ӘЗЕРЛӘРГӘ. ДОКУМЕНТЛАР ШАБЛОННАРЫ
АДЫМ 2: ШАРТНАМӘ ТӨЗҮ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ӨЧЕН ТҮЛӘҮ
Документларны тапшырганнан соң, шартнамәне имзаларга һәм шартнамә шартлары нигезендә хезмәт өчен түләргә кирәк.
Күрсәтелгән түләү күләмендә өстәмә кыйммәткә карата салым суммасы исәпкә алына.
АДЫМ 3: НӘТИҖӘНЕ АЛУ
Экспертизаны үткәрү нәтиҗәсен мөрәҗәгать итүченең шәхси кабинетында электрон рәвештә һәм шартнамә шартлары нигезендә кәгазь битендә алырга мөмкин.
45 календарь көне – инвестицияләрне нигезләү буенча технологик һәм бәяләр аудитын үткәрү вакыты.
60 календарь көне – инвестицион проектка карата аеруча куркыныч, техник яктан катлаулы һәм уникаль капиталь төзелеш объектларын булдыруга кагылышлы инвестицияләрне нигезләү буенча технологик һәм бәяләр аудитын үткәрү вакыты. Мондый вакыт 60 календарь көненнән артмаска тиеш.
Әлеге вакыт мөрәҗәгать итүченең инициативасы буенча 15 календарь көненнән артык түгел вакытка кадәр озайтылырга мөмкин.
АДЫМ 4: БЕЛЕМ АЛУ
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ базасында «ПрофСтандарт» белем бирү үзәгендә төзелеш һәм ТКХ өлкәсендә 30дан артык һөнәр буенча белем бирү хезмәтләре күрсәтелә. Белем алу өчен гаризаны +7 (843) 253-75-49 телефоны аша яки info@proff-standart.ru электрон почтасы буенча бирергә мөмкин. Укуларны үткәрү урыны: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»), Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22 нче йорт.
Соңгы яңарту: 2021 елның 4 марты, 10:32