Учреждение турында

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең миссиясе: проектлаштыру, төзү һәм эксплуатацияләү стадияләрендә биналарның һәм корылмаларның ышанычлылыгын, иминлеген тәэмин итү, шулай ук, инвестиция-төзелеш эшчәнлегендә бердәм дәүләт бәяләр сәясәтенең гамәлгә ашырылуына булышлык күрсәтеп, дәүләт икътисадый мәнфәгатьләренең үтәлешенә гарантия бирү.

Бүген төзелеш тармагы алдында төзелешнең имнлеген, ышанычлылыгын арттыру һәм капитал салуларның нәтиҗәлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә торган шартлар тудыру буенча өстенлекле бурыч тора. Әлеге бурычны хәл итү берничә юнәлеш буенча эш итүне күз алдында тота, шул исәптән: Хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән икътисадый нәтиҗәлелек критерийлары белән бергә кабат кулланыла торган проектларны куллану, объектларның төзелеш бәясен дөрес итеп билгеләү.

Төзелеш тармагының икътисади идарә итү һәм үсеш ысулларын оптимальләштерү максатыннан чыгып, 2015 елның 20 февраленда чыккан 102 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Карары белән «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе булдырылган.

Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасының тарихы үзенең башын 1988 елдан алуга карамастан, безнең Учреждение әле чагыштырмача яшь. Безнең уңышлы эшебез барышында уникаль капитал – ышаныч капиталы формалашты. Без мөрәҗәгать итүчеләр һәм республика халкы алдында барлык алынган йөкләмәләребезне үтибез, хезмәтләрнең сыйфатын актив рәвештә камилләштерәбез. «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең бренды Татарстан Республикасында гына түген, шулай ук Россия Федерациясендә дә көннән-көн күбрәк мәгълүм булып бара. Безнең хезмәтләребезнең сыйфатын Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Уфа, Кемерово, Пермь, Ижевск, Ульяновск, Самара, Көньяк Сахалинск һәм башка шәһәрләрнең төзелеш комплексы оешмалары югары бәяләделәр.

Без инновацияләр куллану исәбенә хезмәтләребезнең сыйфатын максималь дәрәҗәдә тәэмин итүгә юнәлдерелгән: эксперт эшчәнлегендә заманча технологияләрне гамәлгә кертү һәм электрон формада экспертизаны үткәрү – хезмәтләрне ерактан торып күрсәтергә мөмкинлек бирә. Үзләренең алдынгылар рәтендә булуларын «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе мөрәҗәгать итүченең шәхси кабинеты аша нәтиҗәле хезмәтләр күрсәтә: проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләти һәм дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәрү, төзелеш смета бәясенең дөрес итеп билгеләнүенә тикшерү үткәрү, 30дан  артык юнәлеш буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә («ПрофСтандарт»та) укулар.

Безнең Учреждениенең төп өстенлеге – һөнәри эшчәнлек стажлары 20 елдан артык булган югары квалификацияле аттестацияләнгән экспертлар һәм белгечләр коллективы, бу инженер-конструкторлар, архитекторлар, экологлар, санитар табиблар, бәяләр буенча инжиниринг, янгыннан саклау буенча белгечләр. Безнең Учреждениенең һәрбер хезмәткәрен югары һөнәри осталыклары гына түгел, хәтта үзенең һөнәри эшчәнлегенә җаваплы һәм намуслы мөнәсәбәт тә өстен чыгара. «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белгечләре хезмәтләр күрсәтүнең теләсә нинди этабында мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм күрсәтәләр.

Шулай ук Учреждение тарафыннан Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен тергезү, храмнар һәм мәчетләр төзелеше, спорт һәм World Skills эшче һөнәрләр чемпионаты кебек башка чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча хәйрия, спонсорлык ярдәм күрсәтелә.

Алдагы планнар булып Татарстан Республикасында төзелешнең иминлеген, ышанычлылыгын һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итү буенча эшләрне дәвам итү тора.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ директоры
Рафар Мирзанур улы Шакиров

Рәсми сайт: gosekspertiza-rt.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International