Проект документларының сыйфатын күтәрү һәм дәүләт экспертизасын үткәрү вакытларын кыскарту максатыннан «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ тарафыннан консультация хезмәтләре күрсәтелә, алар барышында проект документларының, техник карарларның аерым бүлекләрен (шул исәптән, проект документлары экспертиза үтәргә тиешле булмаса), объектның смета бәясе буенча бәяләүне карап үтү мөмкин.
Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлык мәсьәләләре буенча консультация хезмәтләре түбәндәге сораулар буенча башкарыла:
Территорияне планлаштыру проектын (ТПП) һәм (яки) территорияне межалау проектын (ТМП) нигезләүгә карата материалларны әзерләү һәм тикшерү буенча консультация хезмәтләре:
Архитектура-шәһәр төзелеше йөзен килештерү алдыннан шәһәр төзелеше нормаларының проект алды чишелешләренә туры килү-килмәү предметына карата консультация хезмәтләре:
Хезмәт күрсәтелүне алу өчен берничә гади адым:
АДЫМ 1: ФОРМАЛАР БУЕНЧА ДОКУМЕНТЛАР ӘЗЕРЛӘРГӘ. ДОКУМЕНТЛАР ШАБЛОННАРЫ
АДЫМ 2: ШАРТНАМӘ ТӨЗҮ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ӨЧЕН ТҮЛӘҮ
Документларны тапшырганнан соң, шартнамәне имзаларга һәм шартнамә шартлары нигезендә хезмәт өчен түләргә кирәк.
Хезмәт күрсәтелү бәясе шартнамә нигезендә индивидуаль рәвештә билгеләнә.
АДЫМ 3: НӘТИҖӘНЕ АЛУ
Хезмәтне үткәрү вакыты шартнамә нигезендә индивидуаль рәвештә билгеләнә.
АДЫМ 4: БЕЛЕМ АЛУ
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ базасында «ПрофСтандарт» белем бирү үзәгендә төзелеш һәм ТКХ өлкәсендә 30дан артык һөнәр буенча белем бирү хезмәтләре күрсәтелә. Белем алу өчен гаризаны +7 (843) 253-75-49 телефоны аша яки info@proff-standart.ru электрон почтасы буенча бирергә мөмкин. Укуларны үткәрү урыны: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»), Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22 нче йорт.
Соңгы яңарту: 2021 елның 4 марты, 10:32